Бүген, 9 октябрьдә, Казанда волейбол буенча "Динамо" Бөтенроссия ярышларының 1 нче төркеменең йомгаклау матчлары узды.
Горький урамындагы "Динамо" мәйданчыгына беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы һәм Мәскәү командалары чыкты, алар бронза медальләр уйнаттылар. Каты көрәштә хуҗалар көчлерәк булып чыкты - 2:0.
Чемпионнар матчында "Динамо" җәмгыятенең Иң көчле командасын Самара һәм Свердловск өлкәләре командалары ачыклады. Иделнең сул ярыннан килгән волейболчылар көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты һәм ярышларда алтын медаль яулады (2:0).
Уеннар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Спортчыларны Татарстан Республикасы "Динамо" ОГО ФСОның беренче урынбасары Салават Гайсин һәм «Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең Үзәк Советы вәкиле Никита Гранков котладылар.