Азнакай шәһәренең «Чатыр Тау Арена» универсаль спорт залында пневматик коралдан ату буенча масштаблы ярышлар узды. Барлык буыннар арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән чарада катнашучылар саны рекордлы булды-105 кеше.
Турнирны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рафис Фоат улы Миңнеханов катнашты.
Ярышлар өч яшь категориясе буенча үткәрелде.
Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә билгеләнде:
17 яшькә кадәрге яшь категориясендә:
1 урын: Газизуллина Равилә (2 нче УББМ)
2 урын: Әхмәтшина Азалия (2 нче урта мәктәп)
3 урын: Исхаков Илдан (9 нчы УББМ)
18-64 яшь категориясендә:
1 урын: Гәрәева Альбина («Лидер»балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе)
2 урын: Миңнеханов Артур («Лидер " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе)
3 урын: Низамова Ләйлә (9 нчы УББМ)
65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә:
1 урын: Хуҗҗәтов Маннап (пенсионер)
2 урын: Мостафин Равил (пенсионер)
3 урын: Сабуров Марат (2 нче УББМ)
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр истәлекле кубоклар, медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Спортны һәм физик культураны популярлаштыру, балаларны, яшьләрне һәм өлкән буын кешеләрен даими шөгыльләргә җәлеп итү максатында үткәрелде.