Алексей Песошин Татарстан спорт мәктәпләре хоккейчыларына экипировка тапшырды

2025 елның 10 октябре, җомга

10 октябрьдә «Барс» (Казан) һәм «Торос» (Нефтекама) командалары арасында ВХЛ Чемпионаты матчы алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль спорт мәктәпләренең «Хоккей» спорт төрен үстерүче командалары капитаннарына хоккей киемнәре тапшырды. Тантанада шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, атаклы хоккейчы Данис Зарипов катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә аерым игътибар бирә, соңгы 5 елда спорт тармагына инвестицияләр күләме 20 млрд сумнан артык тәшкил итте. Бүген без яшь һәм талантлы хоккейчыларга 2038 заманча хоккей экипировкасы комплекты тапшырабыз. Ышанам ки, яхшы, сыйфатлы экипировка-куркынычсызлык нигезе һәм сезнең һөнәри үсешегезнең бер факторы, - диде тантана вакытында Алексей Песошин. 

Инициатива Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановныкы, ул 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге спортчылар өчен хоккей экипировкасы алу өчен 107,04 миллион сум бүлеп биргән. Аның ярдәме, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе һәм «Заряд» ҖЧҖнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 41 Спорт учреждениесеннән һәм 5 ишегалды командасыннан 2000нән артык яшь хоккейчы экипировка алды.

Һәр комплект составында: күкрәкчә, калкан, шорт, перчатка, кабырчык, сумка, профессиональ кәшәкә, тимераяк һәм шлем. Бер комплектның уртача бәясе кече яшьтәгеләр өчен 36 мең сум тәшкил итә; 45 мең – урта яшьтәгеләр өчен; 200 мең – капкачылар өчен.

"Бу зур һәм моңарчы күрелмәгән акция, без аны быел җәй көне уйлаган идек һәм республика Рәисе ярдәме белән аны бүген гамәлгә ашырдык. Хәзер барлык юниорлар да югары бәяләр аркасында экипировка сатып ала алмый, әмма хәзер безнең барлык юниорлар да экипировкаланган һәм бу аларның спорт үсешенә триггер булыр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры Владимир Леонов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый инициативалар республиканың яшь буынын спорт белән шөгыльләнергә этәрә, бу Россиянең милли проектларының «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International