Иркутскида 3-13 октябрь көннәрендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында Авыр атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Бөгелмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүче атлет Роман Зуев 89 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль яулады.
Ярышларда Роман 316 килограмм күтәреп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Бу җиңү спортчының югары класслы булуын һәм аның Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгарга әзерлеген раслады.
Атлетның җиңүен аның остазы-тренеры Олег Ермолаев әзерләгән.