Новочебоксарскида 2025 елның 9-12 октябрендә Бөтендөнья Уеннары вакытында шахбокс буенча турнир узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары призлы урыннар яулады.
«Шахбокс-классик» дисциплинасында шахмат блицы һәм бокс раундлары чиратлашуы белән контактлы көрәшләрдә Артем Архипов җиңүче булды. Дисциплинада икенче урыннарны Әнвәр Хәсәнов һәм Айрат Хәсәнов алды. «Шахбокс-Лайт» дисциплинасында беренче урынны - Егора Береснев, икенче урынны «мастерс»яшь категориясендә Айрат Сәлахетдинов алды.
Бөтендөнья уеннарында дөньяның 17 иленнән 6000нән артык спортчы катнашты.