Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев очрашуда Татарстанда теннис кебек спорт төрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та катнашты.
2025 елда Татарстан теннисчыларының спорттагы казанышлары, төбәктә теннисның алга таба үсеше, шул исәптән балалар өчен тренировка кортлары кебек темаларга кагылдылар.
Моннан тыш, 2026 елда Татарстан Республикасы территориясендә төрле яшь төркемнәрендә теннис буенча бөтенроссия ярышларын, шул исәптән 2026 елда теннис буенча Россия чемпионатын уздыру турында да фикер алыштылар.