Узган шимбәдә, 11 октябрьдә, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Идел буе федераль округының масштаблы беренчелеге булып узды. Ярышларда Идел буе федераль округының алты төбәгеннән: Удмуртия, Мордовия, Татарстан республикаларыннан, шулай ук Түбән Новгород, Самара һәм Саратов өлкәләреннән 350 дән артык спортчы катнашты.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч көрәштә узды. Татамида бик күп көчле көрәшләр булды, анда яшь сумочылар физик көчләрен генә түгел, җиңүгә омтылышларын да күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы җыелма командасы, барлык яшь категорияләрендә дә ышанычлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ярышлар йомгаклары буенча безнең спортчылар төрле дәрәҗәдәге 37 медаль яуладылар:
9 алтын медаль
9 көмеш медаль
19 бронза медаль