Татарстаннан Тренер-ветераннар арасында ирекле көрәш буенча дөнья чемпионаты призеры

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

8 нче спорт мәктәбе тренеры Илдус Гыйниятуллин ветераннар арасында ирекле көрәш буенча дөнья чемпионатында 70 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады. Ярышлар 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Венгриянең Татабанья шәһәрендә узды.

Турнирда 35 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 350 дән артык спортчы катнашты, алар биш яшь дивизионына бүленгән иде. Гомумкоманда зачетында Россия җыелма командасы 21 медаль: 5 алтын, 6 көмеш һәм 10 бронза медаль яулап, югары нәтиҗә күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International