10-12 октябрь көннәрендә Оренбургта бөтенроссия дәрәҗәсендәге кросс буенча ярышлар узды. Призерлар арасында-Татарстан спортчылары.
2 км араны 7:02 дә йөгереп үтеп, 16 яшькә кадәрге яшь категориясендә өченче урынны Юниор Вероника Завязкина алды. Ир-атлар арасында 31:15 тә 10 км араны үтеп, Ярослав Бякин бронза медаль алды.
Россия Федерациясе субъектлары арасында гомумкоманда зачетында Татарстан спортчылары 98 очко җыеп, югары лигада икенче булдылар.