Татарстан бадминтончылары-Бөтенроссия ярышлары пъедисталында

2025 елның 17 октябре, җомга

13-16 октябрьдә Уфада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында бадминтон буенча Россия Кубогы узды. Турнирда илнең 18 төбәгеннән 69 спортчы катнашты.

Татарстан бадминтончылары турнирда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ир – атлар арасында ялгыз разрядларда Sl4 классында беренче урынны Павел Куликов алды, икенче урынны-Олег Донцов. Моннан тыш, спортчылар бер-берсе белән парлап чыгыш ясап, SU5 классында парлы ярышларда алтын медаль яуладылар. Катнаш парлы разрядларда Sl3-SU5 классында Павел Куликов җиңүче булды, ә Олег Донцов бронза призер булды.

Шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы составында WH1 категориясендә (ялгыз һәм парлы разрядларда) Динар Мифтахов һәм WH2 категориясендә (ялгыз разрядларда) Светлана Никаншина, шулай ук Динар Мифтахов белән катнаш парда уңышлы чыгыш ясадылар.

Белешмә:

Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты бадминтоны буенча ярышлар 6 спорт-функциональ класслы спортчылар арасында уза: WH1 һәм WH2-коляскалы спортчылар, SL3, SL4, SU5 – «басып» чыгыш ясаучы спортчылар, SS6 – кечкенә буйлы спортчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International