17-18 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Җиңүгә тигезлек» Бөтенроссия яшь патриотлар слеты кысаларында Яшь Армия отрядлары арасында «Ватанны саклауга әзер»ВФСК ГТО фестивале узды. Ярышлар Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында узды. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия оештыра. Турнирда 12 команда, 100 укучы катнашты.
Командалар ВФСК ГТОның биш дисциплинасында (егетләр һәм кызлар) ярыштылар: егетне биек аркылы салынып күтәрү; кызның идәненә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү; гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү; туры аяклары белән эскәмиядә басып торган килеш алга авышу; таянып утырган килеш пневматик винтовкадан ату терсәк белән өстәлгә, дистанция 10 м; йөзү 50 м.
Мөслим гимназиясенең Хафизова Әминә, Минныразиева Маликә, Кашапов Азамат, Нәбиев Камил составындагы командасы бу ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Команда зачетында безнең яшь армиячеләр 4 урынны алып, әлеге ярышларда лауреат булдылар. Балаларыбызның шәхси зачеттагы чыгышлары аеруча сөендерде.
Хафизова Әминә 50 метрга йөзүдә (30 секунд нәтиҗәсе), идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәюдә (нәтиҗә-39 тапкыр) 2 нче урынны алды; гәүдәне аркада яткан килеш 1 минут эчендә күтәрүдә (51 күтәрелү нәтиҗәсе)3 нче урын алды.
Нәбиев камил-алга авышлыкта 2 нче урын( нәтиҗә-20 см); 3 нче урын - 50 метрга йөзү (нәтиҗә -29,44 секунд).
Кашапов Азамат йөзүдә 5 нче урын (нәтиҗә-30 секунд), Минныразиева Маликә пневматик винтовкадан атуда 6 нчы урын (нәтиҗә-20 очко).
Команда һәм шәхси зачетларда җиңүчеләр ТР мәктәптән тыш эшләр Республика үзәгенең кубоклары, медальләре, грамоталары белән бүләкләнделәр.