Татарстанда оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXI район спартакиадасы старт алды. 19 октябрьдә иң көчле спортчыларны җыйган мини-футбол буенча беренче спорт турниры булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Аксубай спорт мәктәбе командасы алды, көмеш медаль иясе-Иске Ибрай авыл җирлеге коллективы, лидерлар өчлеген мәгариф командасы йомгаклады.