Чаллының «Динамо-Союз» командасы ирләр командалары арасында волейбол буенча ИФО чемпионатында старт алды

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Чаллының «Динамо-Союз» командасы 2025-2026 елгы сезонның ирләр командалары арасында волейбол буенча I лига Россия чемпионатында (А төркеме) - ИФО чемпионатында старт алды.

18-19 октябрьдә динамочылар Россия чемпионатының 1 турын өйдә үткәрделәр. Беренче көндәш Уфа шәһәренең «Цветloff»командасы булды.

Беренче уенда Чаллы волейболчылары 1:3 исәбе белән оттырды, икенче уенда 3:2 исәбе белән җиңде.

«Динамо-Союз» икенче турны шулай ук туган Автоградында уйнаячак. Пермь "Академиясе" белән уеннар 8 һәм 9 ноябрьдә 11 нче спорт мәктәбе базасында узачак.

Чаллының Динамо командасы иганәчесе - «Союз-регион» ДК ҖЧҖ компаниясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты, Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы «Союз-регион» ДК генераль директоры Андрей Ляпунов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International