РТ Спорт министрлыгында Татарстанда һәм Үзбәкстанда ядрә һәм стендка ату үсеше турында фикер алыштылар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

ТР Спорт министрлыгында Татарстан һәм Үзбәкстан арасында спортның бу төрен үстерү буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган эшлекле очрашу узды.

Очрашуны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов уздырды. Сөйләшүләрдә Үзбәкстанның ату спорты федерациясе рәисе урынбасары Рәмис Еналиев, шулай ук Татарстан Республикасының ядрә һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин катнашты.

Хәзер Үзбәкстаннан Казанга укыту-тренировка җыеннары узу өчен җиде спортчы килде. Стрелкалар һәм стендовиклар республиканың заманча спорт объектларында шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International