Кытайның Эмейшань шәһәрендә кунг-фу буенча 10 нчы Дөнья Чемпионаты тәмамланды. Ярышларда дөньяның 54 иленнән 5 меңнән артык спортчы катнашты. Призерлар арасында-Татарстан спортчылары.
Михаил Минаков үз яшь категориясендә катнашучылар арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, «хунгар» һәм «наньдао»дисциплиналары буенча дәрәҗәле халыкара турнирның берьюлы ике алтын медален яулады. Шулай ук пьедисталга «хунгар»дисциплинасы буенча бронза медаль алып, Диор Дуйшабоев та менде.