24-25 октябрьдә Казанда Бөтенроссия гимнастика көне-спорт, фәнни-гамәли һәм иҗади программаларны берләштергән зур чара узачак. Бәйрәмгә әзерлек турында Татарстан спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев һәм ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин сөйләде.
Бәйрәм кысаларында гимнастиканың биш төре-спорт, нәфис, акробатика, аэробика һәм батутта сикерү буенча фәнни-гамәли конференция, мастер — класслар һәм демонстрацион чыгышлар планлаштырылган.
Чара Россия гимнастика федерациясе һәм Татарстан Республикасы ярдәмендә узачак.
Татарстан спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасы барыннан да элек яшь спортчыларга юнәлдерелгән.:
«Чара беренче чиратта балаларга һәм яшьләргә юнәлдерелгән. Без мастер-классларны гимнастиканың барлык төрләре буенча Россиянең әйдәп баручы тренерлары үткәрер, ә шоу-программада иң көчле спортчылар һәм ветераннар чыгыш ясар дип өметләнәбез».
Шулай ук бәйрәмгә әзерлек кысаларында Татарстан ике профессиональ батут, спорт аэробикасы өчен келәм һәм спорт гимнастикасы өчен яңа инвентарь алачак.
24 октябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында фәнни-гамәли конференция узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр һәм тренерлар гимнастиканы үстерүнең актуаль юнәлешләре турында фикер алышачак.
25 октябрьдә Гимнастика үзәгендә республика җитәкчелеге катнашында тантаналы ачылыш, шулай ук спортчылар һәм ветераннарның демонстрацион чыгышлары узачак.
Кунаклар өчен интерактив мәйданчыклар, автограф-сессияләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Чара профессионаллар, яшь спортчылар һәм гимнастика сөючеләр өчен аралашу мәйданчыгы булачак.