18-21 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Russian Open DanceSport Championships бию спорты буенча 31 нче ярышлар узды.
Бию дуэтлары Европа программасында, Латин Америкасы программасында, шулай ук спорт дисциплинасында беренче тапкыр ике төр ярышта көч сынаштылар.
Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары Мартин Савинов һәм Варвара Мариновская "юниорлар-1, Икебәйге" дисциплинасында иң яхшылар дип танылдылар.