Идел буе университеты футболчылары НСФЛДА өй турыннан старт алды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Буревестник»СК стадионында Милли Студентлар футбол лигасының өй турын ачу тантанасы булды. Якындагы өч көндә биредә мавыктыргыч уеннар узачак-кырда Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Казан югары уку йортларының иң яхшы студент командалары очрашачак. Кыр хуҗалары-Идел буе университеты җыелмасы үзенең беренче матчында Краснодар КубГАУ студентлары белән очрашты.

Тантаналы өлешне «K-Crew» студентлар бию коллективы ачып җибәрде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, сәламләү сүзе белән Идел буе спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

"Бүген без өй турын ачабыз. Күптән түгел, ниндидер 45 ел элек, мин дә, сезнең кебек үк, үз вузымның намусын яклаганда, матч башланыр алдыннан кырда басып тордым. Хәзер сезнең уенны рәхәтләнеп күзәтәчәкмен, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Рафис Борһанов. - Сезгә яхшы уен күрсәтергә бернәрсә дә комачауламас, хәтта һава торышы да. Сезне тур ачылышы белән котлыйм һәм яхшы уен телим».

Матчта беренче ике тупны кунаклар капкасына Идел буе университеты футболчылары кертте. Әмма кубанлылар аларны кире кайтара алдылар, ләкин өстенлек ала алмадылар — Казан футболчылары һөҗүмгә түзделәр. Нәтиҗәдә уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. 

Иртәгә үк Идел буе командасы СПбГУПТД (Санкт-Петербург) студентлары белән очрашачак, ә өй турының соңгы көнендә Мәскәүнең «ГЦОЛИФК»РУС командасына каршы уйнаячак. Ике очрашу да 12.30 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International