«Динамо» спорт комплексында яшь спортчылар өчен Бразилия джиу-джитсы буенча мастер-класс узды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Динамо» спорт комплексында Бразилия джиу-джитсы буенча 4 тапкыр дөнья чемпионы мастер-классы узды. Осман Османов үзе «терсәк рычагы»белән ничек эшләвен сөйләде һәм күрсәтте. Үз серләрен ачты һәм Динамо секцияләрендә тәрбияләнүчеләргә яңа элементларга өйрәнергә ярдәм итте.

Хәзер планнарда-яшь динамочылар танылган спортчылардан осталыкка өйрәнә алсын өчен ай саен шундый мастер-класслар уздыру.

Осман Османов-Бразилия Джиу-Джитсы буенча Татарстан Республикасының иң титуллы спортчыларының берсе. AJP дөнья чемпионы, ACB дөнья чемпионы, 6 тапкыр Россия чемпионы, AJP GRAND SLAM җиңүчесе, Россиянең спорт мастеры.
Күп кенә дөньякүләм экспертлар аның үзенчәлекле көрәш стилен, техника дәрәҗәсен һәм төрле алымнар арсеналын билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International