Казан олимпия резервы училищесында уку йорты җитәкчелегенең Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе вәкилләре белән стратегик очрашуы узды.
Чара уртак эшкә йомгак ясауга, агымдагы вәзгыятьне анализлауга һәм киләчәккә планнар төзүгә багышланган иде.
Училище ягыннан очрашуда директор Рамил Илдус улы Шакиров һәм директорның спорт эшләре буенча урынбасары Дмитрий Олегович Хомяков катнашты.
Нәтиҗәле диалог барышында яклар училищеда спорт көрәшен үстерү перспективалары турында төрле яклап фикер алыштылар.
Тренировка процессын камилләштерү, методик ярдәм һәм ярышлар календаре мәсьәләләрен дә кертеп, көрәшчеләрне әзерләүне көчәйтү буенча конкрет адымнар билгеләнде.