2025 елның 22-26 октябрендә Алабугада җиңел атлетика манежы мәйданчыгында Россия тхэквондосында төп вакыйгаларның берсе – тхэквондо буенча Россия Кубогы (ВТФ) узды.
Ярышларда Россиянең 30 төбәгеннән 350дән артык иң көчле спортчы – Федерация субъектларында сайлап алу турнирларында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.
Ярыш йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәренең КЕМПО урта мәктәбендә тәрбияләнүче спорт мастеры Камил Гинәтуллин 58 кг авырлык категориясендә өченче урынны яулады.