24-26 октябрьдә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында триатлон буенча масштаблы бөтенроссия ярышлары узачак. Өч көн дәвамында илнең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар берничә дисциплинада җиңү өчен көрәшәчәк.
Чаралар программасында:
· Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Триатлон буенча Россия Кубогының финал этабы (дуатлон-кросс: кросс + велоузыш +кросс).
· 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге.
· 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары.
· 7-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында «Триатлон буенча балалар лигасы» республика ярышлары.
«Триатлон буенча балалар лигасы» ярышлары ел дәвамында уза һәм этаплардан тора. Быел ярышлар 8 этаптан тора, финал этабы да 7 декабрьдә узачак. Этаплар республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында узды: Зеленодольск, Кукмара, Әлмәт, Чүпрәле, Тукай, Арча районнарында. Татарстан Республикасы Рәисе, Рөстәм Миңнеханов һәм Россия триатлон федерациясе җитәкчесе Ксения Шойгу ярдәме белән «Триатлон буенча балалар лигасы» проекты 2020 елдан бирле 5 мәртәбә уздырыла. Катнашучыларның гомуми саны 30 меңнән артып китте. 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге катнашучылар, узган биш елда.
Яшел Үзәндә бөтенроссия дәрәҗәсендәге триатлон буенча ярышлар инде 8 ел дәвамында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе ярдәме белән үткәрелә.