Татарстан җыелма командасы 40 медаль яулады һәм Евпатий Коловрат Кубогының көмеш призеры булды

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы Рязань шәһәрендә узган «Евпатий Коловрат Кубогы» сетокан буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар 40 медаль яуладылар һәм гомумкоманда зачетында икенче урынны алдылар.

Ярышларда Россиянең 28 төбәгеннән 850 дән артык спортчы катнашты.

Татарстан командасы 40 бүләк яулап, искиткеч нәтиҗә күрсәтте:

15 алтын медаль
9 көмеш медаль
16 бронза медаль

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International