22-27 октябрьдә Сочида «Юг-спорт» ФДБУ базасында өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 16 ир-ат һәм 16 хатын-кыз командасы катнашты.
Татарстан Республикасы хатын-кызлар җыелма командасы, көмеш медальләр яулап, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Җыелма команда составына «Идел» физкультура-спорт җәмгыятенең өстәл теннисы буенча СШОР спортчылары: Екатерина Зиронова, Елена Абаимова, Светлана Кудряшова, Дарья Макеева һәм Светлана Нартова керде.