2025 елның 27 октябреннән 1 ноябренә кадәр Әлмәттә «Теннис-Сити» теннис комплексы базасында (8 Март ур., 30-б) 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында зур теннис буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнир «Татнефть» ГАҖнең 75 еллык юбилеена багышлана һәм бөтен илдән перспективалы спортчыларны җыячак.
Ярышларда Россиянең 13 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәү, Казан, Сочи, Чиләбе, Чита, Ростов-на-Дону, Самара, Уфа, Тольятти, Әлмәт, Яр Чаллы, Төмән һәм Серпухов шәһәрләреннән теннисчылар катнашачак. Бу турнирның югары статусы һәм аның Россия теннисы үсеше өчен әһәмияте турында сөйли.
Татарстан Республикасыннан турнирның төп челтәрләрендә 15 спортчы катнашачак.
Хатын-кызлар ялгыз разрядында:
Седова Виктория
Тутулин Виталин
Хәлимбаева Асель
Брызгалова Эмилия
Сунеев Камил
Маняпова Камилла
Киселева Виктория
Баздрева Анастасия
Ир-атлар ялгыз разрядында:
Богданов Лев
Сәлимгәрәев Әмир
Науметов Тимур
Ганиатуллин Дамир
Идрисов Артур
Алтынбаев Рамазан
Гоммәров Нурислам
Татарстаннан иң яшь катнашучы – Казаннан Әсел Хәлимбаева аеруча игътибарга лаек, аңа нибары 13 яшь. Аның өлкәнрәк көндәшләре белән көрәштә кортка чыгуы турнирның иң кызыклы вакыйгаларының берсе булачак.
Сезне Әлмәттәге «Теннис-Сити» теннис комплексында көтәбез!
Керү ирекле.