2025 елның 26-29 октябрендә Алабугада тхэквондо буенча Россия команда чемпионаты уза. Каты көрәштә Татарстан Республикасының ир-атлар җыелма командасы, финалда Санкт-Петербург командасыннан гына калышып, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең иң көчле җыелма командаларын узып, көмеш медальләр яулады.
Пьедестал нәтиҗәләре:
1 урын-Санкт-Петербург
2 урын-Татарстан Республикасы
3 урын-Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе
Безнең республика данын Даниил Жданов, Ханмагомед Рамазанов, Эмиль Алиев һәм Ростислав птицын яклады. Аларның искиткеч нәтиҗәсе – тренерлар Сергей Титкин һәм Алексей Лукьянов тәэмин иткән сыйфатлы әзерлек нәтиҗәсе.
Ярышларның барлык этапларында да командага Татарстан Республикасы тхэквондо федерациясе президенты Рафис Мусин бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, ул җыелма команданың чыгышын шәхсән үзе күзәтеп торды.