Мамадышта авыл районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал этабы тәмамланды. Ярышлар «Сәламәтлек» XXII Спартакиадасы кысаларында «Олимп» һәм «Юбилейный»спорт комплекслары мәйданчыкларында узды.
Турнирның финал этабында республиканың авыл муниципаль районнарыннан сайлап алу ярышларын уңышлы узган 8 ир-ат һәм 7 хатын-кыз командасы катнашты.
Командалар башлангыч стадиядә 2 төркемгә бүленеп, аларда түгәрәк уйнадылар. Аннары соңгы көнне төркемчәләрдә беренче-икенче урыннарны алган командалар Чемпионатның җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләделәр.
Ярышлар йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
Ярышлар йомгаклары буенча ир – атлар командалары арасында Апас районы чемпион, Мамадыш районы – Көмеш, Саба районы бронза призер булды. Хатын – кызлар турнирында Мамадыш районы командасы җиңү яулады, икенче урында-Мөслим районы волейболчылары, өченче урында-Саба районы спортчылары.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Никифоров, Мамадыш муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Оощников катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм истәлекле призлар алдылар. Шулай ук турнирның беренче дүртлегенә кергән командаларның иң яхшы уенчылары билгеләп үтелде.