Казанның олимпия резервы спорт мәктәбе («Идел» ФСО) укучысы Сергей Сергеев бокс буенча Россия ЭЭМ чемпионатында алтын медаль яулады. Ярышлар 26-31 октябрьдә Чиләбедә узды, анда илнең 32 төбәгеннән 140 иң көчле спортчы җыелды.
Сергей Сергеев 80 килограммга кадәр авырлык категориясендә югары осталык һәм бик яхшы физик әзерлек күрсәтеп, җиңү яулады. Аның шәхси тренеры Виктор Шевелин, ул спортчыны әзерләүгә зур өлеш керткән.