Казанның "Ак Барс-Динамо" хоккей клубы 2025/2026 елгы Суперлига командалары арасында туплы хоккей буенча Россия чемпионатында катнашуга рәсми заявка бирде.
Безнең команданың уен составында – 26 кеше: капкачылар Александр Темников, Дмитрий Атаманюк, Владислав Крыльцов һәм Руслан Ваньков, сакчылар Данияр Сәмигуллин, Игорь Батманов, Артем Платонов, Никита Симиргин, ярымсакчылар Денис Артюшин, Сергей Лихачев, Никита Мостовой, Антон Бубнов, Алексей Веселов, Әмир Җамалеев, Сергей Куликовский, Кирилл Лисин, Роман мишенков, Владимир Нигъмәтҗанов, Даниил Пимяхин, Олег Тарнаруцкий, Алексей торгонский, Олег Рязанов, Рөстәм Тургунов, һөҗүмчеләр Игорь Лионов, Владислав Блохин һәм Иван Соловьев.
Заявкалар исемлегендә тренерлар штабы бар: баш тренер-Игорь Загоскин, аның ярдәмчеләре – Александр Косынчук һәм Сергей Харитонов.
2025/26 елгы ирләр командалары арасында Россия чемпионаты чәршәмбе, 12 ноябрьдә башлана.
Даими ике әйләнешле турнирда Суперлиганың 12 клубы катнашачак, алар барлыгы 132 матч үткәрәчәк.
Йомгаклау туры шимбәгә, 2026 елның 21 февраленә билгеләнгән. Традиция буенча плей-оффка иң көчле 8 команда чыгачак.