Казанда йөзү сөючеләр өчен "миллионга йөзү" узачак

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Россиянең су спорт төрләре федерациясе беренче тапкыр уникаль вакыйга – «миллионга йөзү» уздыра, ул һәвәскәрләр өчен зур йөзү дөньясын ачачак. Катнашучылар үз-үзләренә чакыру ташлый һәм дөнья чемпионнары белән күрше юлларда йөзә алачак.

1 000 000 сум күләмендәге төп бүләк хыялланудан курыкмаучылар һәм үз көчләренә ышанучылар арасында уйнатылачак. Йөзүдә катнашучы жирәбә вакытында очраклы рәвештә билгеләнәчәк.

Йөзү 10 ноябрьдә 16:50 сәгатьтә башланачак һәм ул йөзү буенча Россия чемпионатының кичке программасын ачачак. Чара легендар бассейнда узачак, анда берничә тапкыр дөнья һәм Европа рекордлары куелган.

Сайлап алуда катнашу өчен һәвәскәрләргә:

· 25 метр араны 30 секундтан да тизрәк йөзеп үтәргә;

· бассейнда шөгыльләнү өчен Медицина белешмәсе булырга тиеш;

· Казанда 10 ноябрьдә Россия чемпионаты узган көнне булырга.

Катнашуга гаризалар 8 ноябрьдә 18:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты белән) электрон почтага кабул ителә press@russwimming.ru хәбәрдә ФИО, контакт телефонын күрсәтергә һәм медицина белешмәсенең сканын теркәргә кирәк.

Шобага нәтиҗәләре 9 ноябрьдә игълан ителәчәк. Россиянең су спорт төрләре федерациясе үзендә җиңүче рухын тоючыларны бу мөмкинлектән файдаланырга һәм йөзү тарихына керергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International