Татарстанның Барс канатлары БК янә чемпион булды

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Республика командасы, биш көндәшне җиңеп, коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты Кубогын алды.

Чемпионат Тула өлкәсендә, Алексин шәһәрендә биш көн дәвамында – 28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узды. Финал нәтиҗәләре буенча командалар шулай урнаштылар:

Барс Канатлары, Казан;
Санкт-Петербург Җыелмасы, Санкт-Петербург;
МБА-Фалькон, Мәскәү;
Шанс, Төмән;
Легион-Югра, ХМАО-Югра;
Волга, Ульяновск.
Турнирның MVP ы Казан командасы уенчысы Василий Кочетков булды. Финал түгәрәгендә барслар канатлары  Санкт-Петербург җыелмасы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International