Объектны Россия Президентына «Россия – спорт державасы»Халыкара форумында тәкъдир иттеләр. Яңа объект турында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
"Бүген без масштаблы проектның икенче этабын тәмамлыйбыз: тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар өчен уңайлы торак блогын, шулай ук ясалма өслекле ике яңа футбол кырын ачабыз. Хәзер бездә футбол белән шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар өчен ел әйләнәсе тренировкалар һәм укыту-тренировка җыеннары өчен тулы кыйммәтле база бар. Бу Үзәк-Россия футболының киләчәгенә безнең саллы инвестиция. Ышанам, ул чын талантлар алачыгы булачак!"- дип билгеләп үтте Алексей Валерьевич.
Владимир Путин үз чыгышында Татарстанның спорт тармагы лидерларының берсе булуын билгеләп үтте:
"Татарстан икътисадта һәм социаль өлкәдә генә түгел, спортта да яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Чын күңелдән барлык спортчыларыгызга уңышлар телим. Моңа шундый җитди игътибар бирүегез өчен рәхмәт», – диде Владимир Путин.
Республикада яңа спорт объектлары төзү физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу " Россия спорты «дәүләт программасы максатларына туры килә.