Татарстанда тәрбияләнүче Грециядә тхэквондо буенча Европа беренчелегендә бронза яулады

2025 елның 7 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы вәкиле Данияр Канзибаев 6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Афинада (Греция) 12-14 яшьлек кадетлар арасында ВТФ тхэквондо буенча Европа беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Спортчы әлеге халыкара ярышларда 41 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Данияр Канзибаев Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнә, анда остазы Ярослав Митрофанов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International