Татарстанның Динамо спортчысы, ТР ЭЭМ КЮИ вәкиле Сергей Сергеев бокс буенча Россия ЭЭМ чемпионатында алтын медаль яулады. Ярышлар 26-31 октябрьдә Чиләбедә узды, анда илнең 32 төбәгеннән 140 иң көчле спортчы җыелды.
Динамо спортчысы 80 кг га кадәр авырлык категориясендә югары осталык һәм яхшы физик әзерлек күрсәтеп, җиңү яулады. Виктор Шевелин җитәкчелегендә шөгыльләнә.