Чаллылы батутта сикерү буенча дөнья чемпионатында "көмеш" яулады

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллыдан Россия спортчысы Кирилл Козлов батутта сикерү буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Ярышлар 5-9 ноябрьдә Испаниянең Памплона шәһәрендә узды. Россия спортчылары 2021 елдан бирле беренче тапкыр чемпионатта катнаштылар.

Козлов - «Олимпийский» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, 63,120 балл җыйган. Аның белән бергә команда составында Дмитрий Нартов (61,800 балл), Максим Диденко (59,930 балл) һәм запаста игълан ителгән Данила Касимов чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча россиялеләр 20 очко җыеп, 2 нче урынны алдылар. Беларусь командасы җиңде (21 очко), Португалия командасы өченче булды (18 очко).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International