«Россия — спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында яклар 2026 елда республика территориясендә гольф буенча Россия чемпионатын уздыру турында килештеләр.
Илдар Садриев, ТР Спорт министры урынбасары:
"Безнең партнерларга ышанычлары өчен рәхмәт. Гольф Татарстанда актив үсә. Узган ел без спорт мәктәбе ачтык, анда 200дән артык бала бюджет нигезендә шөгыльләнә. Бездә яңа спорт объекты барлыкка килде, шуңа күрә, ышанам, Чемпионат югары оештыру дәрәҗәсендә узачак"»
Гольф буенча Россия чемпионаты Татарстанда 2026 елның 3-9 августында узачак дип планлаштырыла.