9 ноябрьдә Казан аэропортында дөнья чемпионы Дмитрий Цинманны каршы алдылар.
Шашкачы чемпионатның биш матчында катнашты һәм аларның барысында да ышанычлы җиңү яулады, Россия командасының гомуми уңышына хәлиткеч өлеш кертте. Аның искиткеч уены, салкын канлылыгы һәм югары спорт осталыгы дөнья беренчелегендә җиңү нигезе булды.