7-8 ноябрьдә Төмәндә көрәш буенча Россия Кубогы ярышлары булып узды. Ярышларда илнең 12 төбәгеннән иң көчле көрәшчеләр катнашты, алар 7 авырлык категориясендә көч сынаштылар.
Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Икенче урынны Төмән өлкәсе җыелма командасы алды, өченче урынны Башкортостан Республикасы һәм Мордовия Республикасы командалары бүлеште.
Бүләкләү тантанасында Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Төмән өлкәсе көрәш Федерациясе Президенты Рөстәм Самкаев, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин һәм Төмән мэры Максим Афанасьев катнашты.
Ярышлар календаре буенча киләсе мөһим вакыйга-декабрьдә Казанда узачак шәхси Россия Кубогы. Чара кысаларында Россия Көрәш федерациясенең хисап-сайлау җыелышы планлаштырылган, анда эшкә йомгак ясалачак һәм спорт төрен үстерүнең стратегик юнәлешләре билгеләнәчәк.