Ралина Гыйләҗева йөзү буенча ил чемпионатында алтын медаль яулады һәм яшүсмерләр арасында ике Россия рекорды куйды.
Татарстан вәкиле Ралина Гыйләҗева 100 метрлы дистанциядә комплекслы йөзүдә Россия чемпионы булды. Финал йөзүендә спортчы 59.10 секунд вакыт күрсәтте.
Ярышларның ярымфиналында Ралина 100 метр дистанцияне (комплекслы йөзү) 59.42 секундта үтеп, Россия рекордын куйды. Тагын бер дистанцияне-брасс белән 50 метрны спортчы 29.74 секундта үтте, яшүсмерләр арасында тагын бер Россия рекордын куйды.