Васильево спортчысы Софья Нәбиева Бангкокта (Таиланд) узган джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатында өченче урынны яулады. «Тулы контактлы джиу-джитсу» (хиф-контакт) дисциплинасында 63 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Софья Нәбиева үзенең остазы – атказанган тренер Наил Исламкулов традицияләрен дәвам итә, халыкара аренада чыгышларын тренерлык эшчәнлеге белән бергә алып бара. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасында яшь спортчылар шөгыльләнә.