Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм аның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Рух»яшьләр үзәгендә эш визиты белән булдылар. 2022 елның июлендә оештырылган үзәк яшьләр үсешенә физик, иҗади һәм интеллектуаль тәрбия аша комплекслы якын килүне гамәлгә ашыра.
Визит барышында министр үзәкнең Спорт һәм инфраструктура объектларын, шул исәптән гимнастика залын, тренажер зоналарын һәм спортның төрле төрләре өчен махсуслаштырылган мәйданчыкларны карады. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.