Бүген Татарстан башкаласы Казан Гимнастика үзәгендә ярышларның беренче көне узды.
Ярышларны ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев, Олимпия уеннарының көмеш призеры Ксения Афанасьева ачты. Мәртәбәле кунаклар сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар, катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр һәм барлык спортчыларга уңышлар, ышаныч һәм күпердә якты чыгышлар теләделәр.
Ачылу тантанасы флаглар парады белән үрелеп барды, ә иҗади кәефне «Изумрудный город» бию коллективы матур күрсәтмә номерлар белән бүләк итте.