7-9 ноябрь көннәрендә Тольяттида каратэ буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 52 төбәгеннән 2150 спортчы катнашты. Турнир 12-20 яшьлек спортчылар арасында Россия беренчелегенә һәм Россия Кубогына сайлап алуның финал этабы булды.
Татарстанда тәрбияләнүчеләр 13 медаль яулап, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр:
· 5 алтын медаль: Азамат Хәкимов, Ранэль Гарифуллин, Инсаф Хуҗин, Камилла Гарипова, Илья Савин
· 2 көмеш медаль: Лия Җәүһәрова, Артур Исәншин
· 6 бронза медаль: Савелий Бондарев, Роман Маршалов, Самир Ганиев, Эмилия Вилданова, Әскар Закиров, Айзат Галләмов
Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы 52 регион арасында дүртенче урынны алды.
Сайлап алуның биш этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанның дүрт спортчысы Россия кубогы финалына үтте:
· Камилла Гарипова (50 кг) – рейтингта 1 урын
· Илья Савин (60 кг) – рейтингта 1 урын
· Лия Җәүһәрова (68 кг) – рейтингта 2 урын
· Рейга Звягинцева (55 кг) – рейтингта 3 нче урын
Россия Кубогының финал этабы 21 декабрьдә Мәскәүдә узачак, анда һәр авырлык категориясендә сигез иң көчле спортчы чыгыш ясаячак.