11 ноябрь-Казан халыкара аэропортына Кирилл Козлов очып килде. «Олимпийский» урта мәктәбендә тәрбияләнүче (Яр Чаллы) батутта сикерү буенча дөнья чемпионатыннан кайтты, анда команда финалында һәм команда ярышларында ике көмеш медаль яулады.
Аэропортта спортчыны ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов, шулай ук туганнары һәм якыннары каршы алды.
Кирилл Козлов өчен бу дөнья чемпионаты, анда яуланган бүләкләр кебек үк, карьерасында беренче булды.
«Мин бу бүләкләргә бик шатмын! Бу безнең команданың һәм тренерларның зур хезмәте нәтиҗәсе. Бу медальләр искиткеч мотивация һәм ышаныч бирә. Мин алга таба барырга һәм яңа биеклекләрне яуларга әзер!"- дип сөйләде спортчы.
Исегезгә төшерәбез, батутта сикерү буенча дөнья чемпионаты 5-9 ноябрьдә Памплонда (Испания) узды. Озак вакытлы тәнәфестән соң Россия спортчыларын нейтраль статуста катнашырга керттеләр.