15-16 ноябрьдә Казанда «Ак Барс» Көрәш Сараенда 2025 елгы цифрлы спорт фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм ТР мәктәп спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә.
Фестиваль программасында-11 дисциплина буенча турнирлар:
· Узышлар (симрейсинг һәм мобиль узыш зонасы);
· PUBG Mobile;
· Mobile Legends: Bang Bang;
· Dota 2;
· Counter-Strike 2;
· Интерактив футбол һәм хоккей;
· Just Dance;
· Mortal Kombat;
· Автомодель трек узышлары;
· Дроннар узышы.
Кунакларны шоу-программалар, яңа технологияләрнең демонстрацион зоналары, кцияләр һәм киберспорт, блогинг һәм автоспортның танылган вәкилләре белән очрашулар көтә. Катнашучылар өчен мастер-класслар, автограф - һәм фотосессияләр оештырылды.
Чара 12 яшьтән башлап аудиториягә исәпләнгән һәм гаилә белән катнашу һәм яшь спортчылар өчен махсус форматларны үз эченә ала. Фестивальгә теркәлү чараның рәсми сайтында ачык.
Цифрлы спорт фестивале Татарстан Республикасында киберспорт хәрәкәтен үстерүгә һәм яшьләр арасында спортның технологик төрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.