Татарстан Республикасының яшь спортчылары көч, чыдамлык һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш күрсәттеләр.Чыпчык урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары якты спорт вакыйгасында катнаштылар-«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәделәр.
Балалар үзләренең физик сыйфатларын: чыдамлыгын, көчен, сыгылмалылыгын һәм тизлеген тикшерделәр.Бу сыйфатлар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, тартылу, отжимание һәм алга авышу кебек дисциплиналарда аеруча ачык чагылды.
Чара «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буынны яшьтән үк спорт белән даими шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту.