Казанда Су спорт төрләре буенча беренче Мастерс Россия Кубогына старт бирделәр

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Су спорт төрләре буенча беренче һәвәскәрләр арасында «Мастерс» Россия кубогын тантаналы рәвештә ачтылар. 12-17 ноябрьдә уза торган зур вакыйга 20 яшьтән 87 яшькә кадәрге 500дән артык һәвәскәр спортчыны җыйды.

Ачылу тантанасы Су спорт төрләре сараенда узды, анда катнашучыларны һәм тамашачыларны рәсми затлар һәм Россия спорты легендалары – синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Александра Пацкевич, Олимпия уеннары призеры, йөзү буенча күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Владимир Предкин, су полосы буенча ике тапкыр олимпиада призеры Ирек Зиннуров сәламләде.

"Россиядә һәм республикада халык арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Спорт – Россия» Дәүләт программасы актив үсә. «Мастерс» Кубогы — һәвәскәрләр өчен үзләрен зур спорт вакыйгасының бер өлеше итеп хис итү, үз — үзләренә каршы чыгу һәм чын спортның яшьтән тыш булуын исбатлау өчен уникаль мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры Владимир Леонов. 

Ярышлар дүрт дисциплинада узачак: 

13-16 ноябрьдә – йөзү,

13 ноябрь – синхрон йөзү, 

14-15 ноябрьдә - Су полосы,

15-16 ноябрьдә-суга сикерү.

Турнир «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына ярдәм йөзеннән Су спорт төрләре сарае һәм «Оргсинтез»бассейны мәйданчыкларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International