Мәскәү өлкәсендә узган бодибилдинг буенча 37 нче Россия чемпионатында Татарстан спортчысы Владислав Тарабарин өч номинациядә җиңү яулады. Ярышларда илнең 61 төбәгеннән 1000 гә якын атлет катнашты.
Владислав Тарабарин ир-атлар арасында 100 кг га кадәр авырлык категориясендә, «Мастер» (40-49 яшь) категориясендә 90 кг нан артык авырлыкта алтын медальләр яулады, шулай ук осталар арасында абсолют чемпион исемен алды.