Казанда эстетик гимнастика буенча «Элегия» Бөтенроссия ярышлары старт алды

2025 елның 14 ноябре, җомга

14 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә эстетик гимнастика буенча традицион «Элегия»турниры башланды. 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 500дән артык спортчы катнаша.

Ярышлар Россия спорт министрлыгы тарафыннан расланган «эстетик гимнастика» спорт төре кагыйдәләре нигезендә уздырыла. Катнашучылар 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә, шулай ук төркемле күнегүләрдә чыгыш ясыйлар.

Турнирда «Идел» ФСОның «Приволжанка»Олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары катнаша. Ярышлар Татарстан Республикасында һәм Россиядә эстетик гимнастиканы популярлаштыруга, гимнастларның спорт осталыгын арттыруга һәм спорт резервын әзерләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International