Биектауда «Сәламәтлек-2025»Спартакиадасы кысаларында стритбол һәм өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионнары ачыкланды

2025 елның 16 ноябре, якшәмбе

2025 елның 15-16 ноябрендә хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында «Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Өстәл теннисы һәм стритбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатларының III этабы финал ярышлары узды. Ярышлар «БИЕКТАУ» авыл җирлегендә, Биектау авылында узды.

Ярышлар тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалды.

Стритбол буенча ТР чемпионы исеменә мәгариф профсоюзы командасы лаек булды. Икенче урынны авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы алды. Сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы командасы өченче урында.

Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы командасы лаек булды. Икенче урынны автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды. Өченче урында-авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командаларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Чара «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International